БУА и. 1) Су юлын бүлеп, су җыеп тотар өчен эшләнгән корылма. Бракка чыгарылган ап-ак бетон плитәләр кайтарып, буа алдына тезгәч, ул мәктәп дәреслекләрендәге ДнепроГЭС сурәтенә охшап китте. А.Тимергалин. Буасы да – искитмәле тирән сулы. Р.Хафизова. Буа бурасы да, каралып, зәңгәрсу бака үләне, су төбеннән калыккан куе яшел суүсемнәр --- белән тулды. Ә.Гаффар

2) Шушы корылмада җыелып тупланган су, сулык. Малайлар, киттек тегермән буасына! Р.Хафизова. Кош, кеше милкенә сузылганын төшенмичә, балык үрчетә торган буадан тимгелле балыкны (форель) чәлдерергә остарып киткән. Кызыклар дөньясында

◊ Буа буарлык Бик күп, исәпсез. Акыл аларның үзләрендә дә буа буарлык. Т.Әйди. Сабый чакта апамның бик яратып укырга йөргәне исемдә, чөнки анда ахирәтләре буа буарлык иде. К.Миңлебаев. Рус эстрадасында җырчылар буа буарлык. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә