БУ II а. (моның, моңа, моны, моннан, монда; күпл. болар; тартымлы форм. бусы, болары) 1) Күз алдындагы, үзенә якын торган кеше яки әйберне күрсәтеп сөйләгәндә кулланыла торган күрсәтү алмашлыгы; киресе: теге. Бу – минем туган авылым. И.Гази. Әле күптән түгел генә бу атаклы галим Бәләбәй хакында фәнни хезмәтен төгәлләде. М.Галиев. Юл буйларында, арыш басуы эчендә үсеп утырган озын сабаклы, сирәк чәчәкле бу үсемлекне мең тапкыр күргән Ярмөхәммәт... Р.Батулла. Бер яктан, бу кеше – үз урынында түгел, дисәм, дөрес тә, дөрес түгел дә кебек. Ә.Хәбибуллин 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса ишарә итү яисә ымлау өчен кулланыла. Бу диверсияләрне бригаденфюрер СС Модель башкисәрләре башкара икән. К.Латыйп. Бу хәл Карлен өчен дә бик уңайлы – дусларының буш вакытлары җитеп арткан, төннәрен кәеф-сафа коруны яраталар, һәм иң мөһиме – акчалары бер букча иде. Р.Мирхәйдәров. Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төпсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала. Ә.Фәйзи |