БРУДЕРШАФТ и. нем. Дуслыкны ныгыту өчен, эчемлекне чәркә тоткан кулларын чалмаштырып эчеп җибәрү, аннан соң үбешү һәм, шул мизгелдән башлап, бер-берсенә «син» дип эндәшүгә күчә торган өстәл арты йоласы. [Лариса:] Беләсеңме, Анварчик, минем үз гомеремдә брудершафт эчкәнем юк бит әле. М.Маликова |