БРОНЬ и. рус Аерым кешегә нинди дә булса хокуклар бирә торган һәм рәсми рәвештә беркетелгән махсус рөхсәт; шул хактагы рәсми язма документ. Сугыш башлангач ук, Хәйруллинга бронь биргәннәр, дип сөйләделәр. М.Мәһдиев. Ихтимал, броньнарыннан колак кагу куркынычы да аларны җитезрәк булуга этәргәндер. К.Миңлебаев. Сугышның беренче көннәреннән үк әти, бронь кәгазе булса да, военкомат бусагасын таптый башлады, фронтка ашкынды. Г.Кутуева |