БРО’НЗА и. фр. 1. Бакыр, ак кургашын һ.б. металлар эремәсе. Вакыт каршында хәтта мәрмәр, бронза, гранитлар да мәңгелек түгел. И.Низамов. Янәшәсенә махсус тактага бронзадан коеп ясалган барельеф беркетеп, астына исем-фамилиясен язып куйдылар. Н.Хәсәнов. Швейцар, нәзакәтле елмаеп, бөгелә биреп, бронза белән нәкышьләнгән саллы ишекләрне ачты. Х.Мөдәррисова. Бронза – нигездә шул ук бакыр ул, тик, аны эреткәндә, төрле кушылмалар гына өстәгәннәр. Татарстан тарихыннан хикәяләр 2. с. мәгъ. Шул эремәдән эшләнгән. Светлана торшер кебек үк авыр бронза шәмдәлдәге шәмнәрне кабызып җибәрде. Р.Мирхәйдәров. Бу бронза сыннарны мең еллар элек болгар бабаларыбыз ясаган. Г.Гыйльманов. ФИФА аны «Дөньяның иң яхшы капкачысы» дип атады. Һәм аңа бронза кубок тапшырды. Татарстан |