БРОНЕПО’ЕЗД и. рус хәрби Бронялы, кораллы поезд. Иделнең уң ягында – Казаннан чигенгән кызыл гаскәрләр; сул ярында – аклар, шәһәр белән Васильево арасында аларның бронепоездлары йөреп тора. С.Сабиров. Илебез, шул исәптән Татарстан хезмәт ияләре, фронттагы сугышчыларыбыз өчен җылы киемнәр, төрле бүләкләр җыялар, танк колонналары, бронепоездлар төзү өчен акчаларын бирәләр. Казан утлары |