БРО’КЕР и. ингл. Товар, фонд һәм валюта биржаларында арадашлык хезмәте белән шөгыльләнүче физик зат яки фирма (кагыйдә буларак, брокерлар килешүләрне клиентларның кушуы буенча, алар исеменнән, алар хисабына төзиләр). Инженердан талантлы эшмәкәргә «әверелгән» ханым Россиядәге иң эре иминият брокерларыннан саналучы Генераль Агентлар Төркеменең Казан региональ бүлеге белән җитәкчелек итә. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә