БРИ’ТВА и. рус Чәч ала, кырына торган корыч пәке яки кырыну аппараты. Ул, яшен тизлеге белән, каяндыр бритва, сабын чыгарып, өстәлгә куйды. М.Әмир. [Аширов] Примуста бер чиләк су кайнатты, кулына бер кисәк сабын, бритва тоттырды. Ә.Мушинский. Ул һәр Ходай бирмеш иртәне, душ астына кереп, чәчен бритва белән кыра. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә