БРИЛЛИАНТ и. фр. 1. 1) Махсус ысул белән кырлап һәм шомартып эшкәртелгән алмаз. Галина Мәскәү кибетләренең берсенә кереп, йөз алтмыш мең сумлык бриллиантны карап, шуны өенә китерергә кушып чыгып киткән... М.Мәһдиев

2) Шундый асылташтан ясалган бизәнү әйбере. [Ире] Һаҗәрдән дөньяны кызганмады. Аны алтыннар, бриллиантлар белән бизәде, атласлар, ефәкләр эченә күмде. Г.Ибраһимов

3) күч. Бик зур кыйммәткә ия мөһим эш, ниндидер җитди эчтәлеккә ия хәрәкәт. Һәрбер елмаюының, һәрбер каш селкетүенең, һәрбер күз сирпүенең бриллиант икәнлегенә төшенгән. М.Әмир

2. с. мәгъ. 1) Шундый асылташ белән бизәлгән. – Мин дә бирергә онытканмын, – дип, күзләрен идәнгә төшереп, кулындагы чылбыр беләзекнең бриллиант кашлы төймәләре белән уйнарга тотынды. Ф.Әмирхан

2) күч. Ялтырап торган, җем-җем килгән, яктырып торган. Сибелгән бриллиант йолдызлар Бизәкли күкне. Бизәклиләр җир өстен матур кызлар – Чәчкәләр төсле. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә