БРИГАДИР и. нем. 1) Бригада җитәкчесе. Контораларга ул гына кереп, эшнең күләмен һәм хакын килешеп, соңыннан әҗерен алып, кыскасы, бригадир булып, ул гына йөрде. К.Миңлебаев. Бригадир күрше авылдан кунактан кайтып килә икән, безнең янга сугылды. Р.Кәрами. «Таулар» колхозының өч авылын --- берләштергән 1 нче комплекслы бригаданың бригадиры. Р.Ишморат. – Иптәш Хәйриев, миндә бер сорау бар, – дип күтәрелде бригадир Мәүлет. М.Мәһдиев 2) ХVIII гасырда рус армиясендә полковник белән генерал-майор арасындагы хәрби дәрәҗә; XVII–XVIII гасырларда Франциядә кайбер төр гаскәрләрдә офицер дәрәҗәсе; соңрак – кече унтер-офицер дәрәҗәсе; Германиядә артиллерия бригадасы командиры |