БРИГА’ДА и. фр. 1) Билгеле бер эшне күмәкләп башкаручылар төркеме, коллектив. Әле кичә генә Абдуллин, приказлар тактасы каршына килеп, өченче бригада операторларына: «Безнең бригада – идеал, һәр яктан алдын ---», дип, күкрәк кагып мактанып киткән иде. Н.Әхмәдиев. Мин плутниклар бригадасының башлыгы бит. Г.Мөхәммәтшин. Бу сүзләрдән аның бригадага башлык булырга ризалыгы да беленмәде, каршылыгы да сизелмәде. М.Хуҗин

2) хәрби Ике-өч полктан торган гаскәри берләшмә яки берничә хәрби корабльдән торган флот берләшмәсе. Әйдәгез, Петр Алексеевич, беренче чиратта латыш бригадаларына күрсәтмә бирдерик. И.Низамов. Мин Фәхрине күптән беләм. Без башта фронтта татар бригадасында бергә эшләдек. Г.Ибраһимов. Бригада әле тиешле сугышчан әзерлеккә җитмәгән, дип саный иде ул, ашыгып, фронтка китүне һәлакәткә тиңли иде. Ф.Сафин

3) Поездга хезмәт күрсәтүче тимерьюлчылар составы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә