БРЕЗЕНТ и. нем. 1. Су үткәрми, черетми торган катнашма сеңдерелгән тыгыз, тупас тукыма; парусина. Брезент капланмаганнарының ялангач сыртларында кояшның иртәнге сүрән нурлары ялтырый... Н.Хәсәнов. Әрҗә өстенә брезент каплады, резинкага таккан ыргакларны әйләнәгә эләктереп чыкты. М.Юныс. Аның шофёры безгә туктарга ымлады, сәлам биреп: «Брезентың җилферди», – диде. И.Низамов 2. с. мәгъ. Шул тукымадан эшләнгән. Аннары ул башындагы кара фуражкасын салып какты, өстендәге брезент курткасыннан яңгыр тамчыларын сыпырып төшерде. Р.Кәрами. Киеме дә татарча: өстендә – брезент тышлы бишмәт, аягында – олтанлы, манган итек. М.Мәһдиев. Иң алдан, юлны авыр дерелдәтеп, брезент түбәле мәһабәт «ЗИЛ» үтеп китте. М.Галиев. Вәли абый кулына брезент бияләйләрен киде, сарайны ачып, тиз генә эчкә үтте дә ишекне шап итеп ябып та куйды. Н.Хәсәнов |