БРАК и. пол.< нем. 1. 1) Стандарт таләпләргә туры килмәгән, куллану өчен өлешчә яки тулысынча яраксыз, я түбән сыйфатлы итеп эшләнгән әйбер. Беркем берни исбатлый алмады: күрәләтә бракка чыгарырга берәү дә базмады, дөресен әйтергә түрәләрдән шүрләде. К.Миңлебаев. Алдагы көн брагын төзәтеп бетерегез, нормага да зыян килмәсен. Шәһри Казан 2) Эшләп чыгарылган әйбернең сыйфатын төшерә яки продукцияне бөтенләй яраксызга чыгара торган кимчелек. Җиңне утыртканда, брак җибәргәннәр 2. с. мәгъ. Начар сыйфатлы итеп яки бозып эшләү нәтиҗәсендә, кулланышка яраксыз, кимчелеге булган. Брак кирпеч. Брак такталар |