БӨЯТ и. 1) Камытның ат муенына һәм түшенә тиеп торган аскы өлеше (гадәттә, эченә салам һ.б. тутырып, киез, күн, киндер белән тышланган була); русчасы: подхомутник. Агачы юк камытның – бөятен, ярты калган эшеңнең оятын кая куярсың? Мәкаль . Бакырлы тау буендагы хәвефле юлдан үтәргә туры килә һәм, кайчакларда, дугалар сынып яки бөят агачлары шартлап, арбаларны шунда калдырып, атларга атланып, өйгә кайтып килә иде. Г.Галиев. Аннары камыт бөятенә, яраның ике ягына ике бүлтәймә ясап куясың. Х.Камалов 2) Суга батудан саклау һәм суга батучыны коткару өчен, җиңел материалдан эшләнгән боҗра рәвешендәге махсус җайланма 3) күч. Богау, ирекне чикли торган нәрсә. Алар җиңде… Безнең кулдан кылыч төште. Миңа – әсиргә – әзерләнде бөят. Зөлфәт |