БӨЯЛҮ ф. диал. 1) Бер җиргә килеп төртелү, җыелып өелү, шуннан үтә алмыйча, тоткарланып калу. Ул арада капка янында бер көтү сарык бөялде. М.Мәһдиев. Ул хәтта өстәл артына, әйләнә торган кәнәфиенә барып бөялде. Т.Галиуллин. Теткәләнеп очкан йомычка кисәкләре битенә чәчрәде, ирененә кадалды, сыдырылып, җилкәсенә бөялде, бу мизгелдә Хаят җеннәре кузгалган убырга охшаган иде. Н.Гыйматдинова. Егетләр, хатын-кыз арасына катнашырга читенсенеп, идарә болдыры тирәсенә бөялеп, тәмәке көйрәтәләр. А.Гыйләҗев

2) Авызга берьюлы күп ризык тутырып, йота алмый тору; тыгылу. Хатын, бугазына бодай бөялгән үрдәк сыман, «ыйк-ыйк» диде. Н.Гыйматдинова

3) күч. Нык әсәрләнүдән, тәэсирләнүдән тулу, тыгылу, туктап калу. Тамак төбенә утлы төер бөялгән иде. Н.Гыйматдинова. Күзгә яшь бөялү

Бөялә бару Торган саен күбрәк бөялү. Тамак төбенә авыр бер төер бөялә баруын тоеп, Лёва тамбурга чыкты. И.Низамов

Бөялә тору Тагын да күбрәк бөялү, өсте-өстенә бөялү. Чират бик акрын кыймылдады, һәрьяктан яңа төркем агыла, этешә-төртешә, касса янына килеп бөялә торды. Р.Мирхәйдәров

Бөялеп бетү Тәмам тыгылган, бөялгән хәлгә килү

Бөялеп тору 1) Әле, сөйләү моментында бөялгән хәлдә булу. Бүтән ишек төпләрендә, сәдака көтеп утырган хәерчеләрдәй, байтак халык бөялеп тора. А.Гыйләҗев

2) Хәзергә, вакытлыча бөялү. Әллә спирт тәэсир итте инде шунда, әллә чыдарлыгы калмаган идеме, баядан бирле бөялеп торган кайнар яшьләр кысылышып чыктылар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә