БӨТНЕК и. рус. 1) Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, дару үләне буларак үстерелә торган хуш исле үләнчел үсемлек; русчасы: мята. Җәйне хәтерләтеп, мәтрүшкә, бөтнек исләре аңкыды: өйалды диварындагы кадакларга бәйләм-бәйләм дару үләннәре эленгән иде. Н.Гыйматдинова. Без калай кружкалардан кура җиләгенең таш борчагын, бөтнек яфрагы салып кайнаткан чәй эчәбез. М.Мәһдиев. Бөтнек борынгы заманнардан ук кыйммәтле үсемлек булып исәпләнгән. Робинзон эзләреннән. Бөтнек, мелисса, кычыткан, тузганак яфрагыннан әзерләнгән масса бит тиресен тукландыра, сафландыра һәм яшәртә. Юлдаш 2) Шул үсемлекнең яфрагыннан төеп ясалган аш тәмләткеч. Гомер буе без ашны бөтнек сибеп ашадык. М.Мәһдиев |