БӨТИ и. дини Төрле бәхетсезлекләрдән, авырулардан саклану өчен тагып йөртелә торган догалык. Көн елагач, төн елагач, өстенә өшкертергә хәзрәткә киттеләр, суфый абзыйдан күз бөтие яздырдылар. Г.Исхакый. Бөти итеп, муенына таксын! С.Зыятдинов. Югалтмас өчен, мин аны муеныма бөти төсле итеп тагып йөрим. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә