БӨТЕРЧЕКЛӘНҮ ф. Бөтерчекләр ( 1 мәгъ.) барлыкка килү Бөтерчекләнә бару Торган саен ныграк бөтерчекләнү Бөтерчекләнә төшү Бераз бөтерчекләнү Бөтерчекләнеп бетү Бик нык бөтерчекләнгән хәлгә килү, бөтерчекләре күп булу Бөтерчекләнеп калу Билгеле бер сәбәптән соң бөтерчекләнү Бөтерчекләнеп тору Бөтерчекләнгән хәлдә булу. Ап-ак сакал-мыеклары, саргаеп, күңелне китәрерлек бер рәвешкә кергәннәр, ап-ак күкрәк йоннары берничә урында укмашкан, бөтерчекләнеп торалар... Г.Гыйльман |