БӨТЕРЧЕК и. 1. 1) Бөтерелеп, укмашып килгән төен, бәләкәй төерчек. Әнинең алдында юрганга төргән ун көнлек бер бөтерчек була, ул – мин икәнмен. М.Мәһдиев. Йон киемдә бөтерчекләр тиз барлыкка килә

2) Тиктормас, бик хәрәкәтчән бала, кеше

3) Кызу әйләнгәндә күчәре вертикаль торышны саклаган түгәрәк яки яньчелгән шар формасындагы уенчык, зырылдавык. Имән чикләвеген урталай кисеп ясаган бөтерчек, зырылдый торгач, сәке астына төшеп китте. Г.Бәширов

2. с. мәгъ. 1) Төрле юнәлештәге ике агым кушылудан барлыкка килгән, суның өслеге бүрәнкәләнеп әйләнеп торган, әйләнмәле. --- елганың агымы бик көчле, малай эләккән бөтерчек урын аны эчкә суырганнан-суыра бара иде. Ф.Яруллин

2) Бик җитез, тере, һәрвакыт хәрәкәтләнеп торган. Бөтерчек малай Шаһи, бик ышанасы килеп, әмма ышанып җитмичә: – И абый! Кайчан килеп җитә әле ул заманнар! [диде]. Г.Бәширов. Шулчак, Ринатның уйларын бүлеп, бүлмәгә, атылып диярлек, бөтерчек Зайцев килеп керде. Н.Хәсәнов

3) Бик бәләкәй, кечкенә генә. Беркөнне, шулай, урам аша чыккан бөтерчек кенә йонлач этне машина бәреп ташлаган да, ул, чиный-чиный, юл читенә килеп егылды. И.Низамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә