БӨТЕРҮ ф. 1) Бармаклар арасына алып, әрле-бирле тәгәрәтү, әйләндерү. --- карт, чынлап та, әле аның пинжәк төймәләрен бөтерә, әле җиңеннән тотып тарткалый иде. Р.Мирхәйдәров. --- яфракларны ике уч арасына салып, суы чыкканчы бөтерәләр. Робинзон эзләреннән

2) Бер уңайга гына тәгәрәтеп әйләндерү; кату. Җепне ике катлам бөтерү // Көпшәсыман итү, ян-якларын әйләндереп китерү. [Ул] Итне ала, вак-вак кына озынча телемләп турый, утка куеп, дуңгыз колагы итеп бөтереп кыздыра. А.Гыйләҗев // Бөтеркәләр ( 1 мәгъ.) ясау, бөдрәләр ясап урау. Сара, уңайсызланып, чәч толымының очын бөтерде. Н.Гыйматдинова

3) Бөгәрләү, йомарлау. Нәфисә сул кулы белән итәкләрен бөтереп тотты ---. Г.Гыйльманов

4) Өермә ясап хәрәкәтләндерү, көч белән күтәреп алып, үз тирәсендә әйләндерү. Январь таңы. Далаларда Кар бөтереп, буран дулый. Г.Афзал. Көчле җил ясмин чәчәкләрен һавада бөтереп йөртә. Күп белергә теләсәң

5) күч. Үз дигәнен һаман-һаман әйтеп, эшләп тору. – Алтынбайны алып китик үзебез белән Казанга, – дип бөтерә мине Алсу, прәме боргычлый. А.Хәсәнов

Бөтерә башлау Бөтерергә тотыну. Ул арада өермә Мәрьямбануны эләктереп ала да җир белән күк арасында бөтерә башлый. Ф.Бәйрәмова

Бөтереп алу Көч белән, җитез генә күтәрү. Билдән тотуына, ул [көрәшче] малай мине, бөтереп алып, бер якка ыргытты. М.Гали

Бөтереп ату Юкка чыгару. Кая соң шаулы елганың күкрәп аккан чагы? Юлны бүлгән буаларны бөтереп аткан чагы? М.Галиев

Бөтереп җибәрү 1) Бөтерелә башларга, бөтерелергә этәргеч бирү. Мин, бөтереп җибәргән бөтергеч шикелле, бөтереләм дә бөтереләм. Ф.Садриев. Аны [таякны] бөтергеч кебек бөтереп җибәрәләр. Дөньяда ниләр бар

2) Бераз гына бөтерү. Кара мыекларын югары таба бөтереп җибәргән бер матур гына егет белән йөриләр алар ---. Ш.Камал

Бөтереп кую Бөтергән ( 2 мәгъ.) хәлгә китерү. Кай арада чәчләрен артка җыеп, бөтереп куйган ---. Г.Гыйльманов. Алдаша башлаудан элек, мыекларын бөтереп куяр, егет-җилән җыелган урынга килеп туктар. И.Юзеев

Бөтереп салу Көч белән, бәреп, аяктан егу. Солдатның иптәшләре чабышып килеп тә җиттеләр, Миңнулланы бөтереп тә салдылар. И.Гази

Бөтереп тору Бертуктаусыз бөтерү. Тик, сул кул белән, тәрәштән йон җепселләрен тартып чыгарырга, ә уң кул белән бөтергечне бөтереп торырыга гына кирәк була. Дөньяда ниләр бар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә