БӨТЕРКӘЛӘНҮ ф. Бөтеркәләр барлыкка килү; бөдрәләнү

Бөтеркәләнеп бетү Өсте-өстенә бөтеркәләр ясалу. Бөтеркәләнеп беткән карама төбе шикелле [бу – сер саклаучы картлар]. Чөй сугардай җайлы җеген һичбер таба алмассың! Ш.Маннур

Бөтеркәләнеп тору Әле, хәзер бөтеркәләр барлыкка китерү. Фәүзия исә, әти кебек үк, «ике түбәле» – баш түбәсендә дә, маңгай турысында да чәчләре бөтеркәләнеп тора иде. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә