БӨТЕРКӘ и. 1. Бөтерелгән ( 4 мәгъ.), боҗра сыман булып торган нәрсә. Мисалга, кайсы кешенең [бармак төзелеше] элмәк, кайсыныкы дуга яки бөтеркә, боҗрасыман була. М.Авзалова 2. с. мәгъ. Бөтеркәле, боҗра сыман торган; бөдрә. Бу сүзне әлеге бөтеркә маңгайлы Нәсимә әйтте. Ш.Маннур. [Фәридә] Өстенә кыска матроска кигән, кырпулы кәпәче астыннан тыңлаусыз бөтеркә чәчләре чыгып тора иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Сарык йоныдай бөтеркә чәчне җенем сөйми. Г.Сабитов. Бөтеркә бизәк килеп чыксын өчен, көпшәләрне карандаш яки кыздырылган тимер кадакка урау җитә. Иң шәп календарь |