БӨТЕРЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. бөтерү ( 1 – 3 мәгъ.) 2) Өермә булып хәрәкәт итү. Ябалак кар бөтерелеп уйный. М.Хуҗин. Шаян җилләр бөтерелә Алар бөдрәсен тарап. Г.Мөхәммәтшин. Җил, сарык абзарына керә алмаган ач бүре шикелле, өй алдында бөтерелеп үкерә. Г.Гобәй // Ургылу, көчле агым булып күтәрелү. Йосыф карт әвененнән, бөтерелеп, төтен чыга иде. М.Галәү 3) Әйләнү; җитез хәрәкәтләр ясау. Өстәл өстендәге кечкенә лампа тирәсендә, зыр-зыр килеп, төн күбәләкләре бөтерелә. Г.Бәширов 4) Боҗраланып, түгәрәкләнеп, әйләнмәләр ясап хәрәкәт итү. Ә таулар китереп кыскан урыннарда текә кыялар бөтерелеп аккан Сакмар өстендә таш стенадай басып торалар. Ә.Еники. Аның өстендә, елан төсле бөтерелеп, камчы чыжлады, Илсөяр җыерылып килде. Г.Гобәй. Башы – ике түбәле, ягъни чәче, түбә өстендә генә түгел, уң як маңгай өстендә дә бөтерелеп үсә. М.Маликова. Чигәләрендә кара бөдрәләр бөтерелә иде. Б.Камалов 5) Нәрсәнеңдер әйләнәсендә булу, аны әйләндереп, уратып сарылу (табигать күренешләре турында). Алар --- еракка-еракка китеп, карагылт сөрем эчендәге тауларга бөтерелгәннәр. Г.Исхакый 6) күч. Кемнеңдер янында, тирәсендә әйләнгәләп йөрү, хәрәкәт итү; үзенә игътибар иттерергә тырышу; куштанлану. Вагон тирәсендә дүрт-биш кеше бөтерелә. Г.Гыйльманов. Бөтерелмә, бөтерелмә, хром итекле егет, шәһәр кызы янында! Барыбер берни дә чыкмас. М.Мәһдиев. Кызларны күр син, ник берсе Фәһимәне якласын, «Миңа да бак, миңа да», – дип, бакылдашып, карчык тирәсендә бөтереләләр. Н.Гыйматдинова 7) күч. Бимазалау, тынычсызлау. Ә күңелдә ут өермәләре бөтерелә иде шул. Р.Кәрами 8) күч. Ерып чыгу, булдыру. Хәзерге тел белән әйткәндә, ихтимал, «Бөтерелгәндер, тапкандыр, алгандыр, саткандыр». Р.Мирхәйдәров Бөтерелә башлау Бөтерелергә тотыну. Хәзер мин, бүтән уеннарымны онытып, көннең көн озын колын тирәсендә бөтерелә башладым. Г.Бәширов Бөтерелеп алу Бераз яки җиңелчә генә бөтерелү. Камның муенында ике-өч елан – тереләләр, кыймылдыйлар, әле муенына уралалар, әле бөтерелеп алалар. М.Хәбибуллин. Киде-салды, киде-салды, Бөтерелеп алды, биеп. Гөлзифа кичен танцыга Шул тунны китте киеп. Г.Сәгыйров. Баш очында ниндидер авыр рух бөтерелеп алганын сизгәндәй, Ламиганың күзләре тартышып куйды. Н.Хәсәнов Бөтерелеп йөрү Һаман да, бертуктаусыз бөтерелү. Зиһен савытында бөтерелеп йөргән бер фикер аңа йокларга ирек бирми иде. Г.Гыйльманов. Бер кеше дә «Укытучым!» дип аның тирәсендә бөтерелеп йөрми, атна-ун көн саен мәҗлес җыеп күрешми. М.Насыйбуллин. --- официантка яннарында бөтерелеп йөри. М.Мәһдиев Бөтерелеп килү Кинәт бөтерелү. Ул, фәкать эчендә бөтерелеп килгән өермәгә буйсынып кына, иҗат итәргә керешә. К.Миңлебаев Бөтерелеп кую Бер тапкыр бөтерелү. Бөеренә таянды да кечкенә генә ап-ак итек-читекләре белән юеш кар чәчрәтеп, бөтерчектәй бөтерелеп куйды, кыбырсык. Г.Сабитов Бөтерелеп тору 1) Бертуктаусыз бөтерелү. --- ул утырган каенның өстендә җиде койрыклы бер аждаһа кара болыт төсле бөтерелеп тора икән. Ф.Яруллин. Ул койрыклар дисәң, күз иярмәслек тизлек белән, бөдрә камчыдай бөтерелеп уйнаклап тора. Г.Сабитов. Алар [дулкыннар] әле бер якка агылалар, әле, шарлавык кебек ургылып, аска төшәләр, әле бер урында бөтерелеп торалар. Күп белергә теләсәң 2) Әле, күз алдында, сөйләп торганда бөтерелү. [Буран] Килеп керә дә, урам уртасыннан узарга базмагандай, койма буйларына сырыша, капка асларында бөтерелеп тора, өй кыекларына менеп бии, морҗа төтеннәрендә ак итәкләрен җилфердәтә. Ф.Шәфигуллин |