БӨТЕРЕЛМӘ и. 1. 1) Өермә. Кар бөтерелмәсе

2) күч. Зур тизлектән барлыкка килгән өермәле җил

3) күч. Шаукым. КамАЗ бөтерелмәсе аударды аны. Э.Касыймов

2. с. мәгъ. Әйләнмәле, бөтерелә торган. Әнә бит, бер карасаң – күбекләнеп торган затлы күлмәк итәкләрен тавис койрыгыдай сузып, икенче карасаң, авыр, бөтерелмә итәкләрен диңгез дулкыныдай шаулатып, кызлар бии. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә