БӨТЕНЛЕКЛЕ с. кит. Өлешләре эзлекле ярашкан, эчке бердәмлектә булган; гармонияле. Шул хезмәтләр --- милләтебезнең киләчәген ирекле һәм бәхетле итү юлында бөтенлекле караш буларак кабул ителә. Ф.Галимуллин. Ф.Латыйфи да, әсәренең буеннан-буена шушы элементларга укучының игътибарын юнәлтеп, татар тормышының бөтенлекле сурәтен барлыкка китерә. Д.Заһидуллина |