БӨТЕНЛЕК и. 1) Бөтен, тулы, төзек. Горурлык – рухның бөтенлеге, камиллеге, җанның ирекле булуы ул. Т.Миңнуллин. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, егерменче гасырның иң хәтәр, иң усал елларында милләт бөтенлеге сакчылары булып --- бастылар. Идел 2) Муллык, байлык, бай булу. --- алар гомер буе бик бөтенлектә яшәмәделәр. Әмма, Бәчүкнең бик нык тырышлыгы аркасында, соңгы елларда муллыкта яши башлаганнар иде. Г.Рәхим 3) Килешеп, ярашып тору, камиллек, тулы гармониялелек. Бөтенлектән безне Нигә болай иртә мәхрүм итә [дөнья]?! Х.Әюп. Темалары һәм проблемалары, күләмнәре һәм бөтенлекләре, сәнгатьчә эшләнешләре һәм тәэсир көче ягыннан, ул әсәрләр бик тә төрле-төрле. А.Гыйләҗев |