БӨТЕНЛӘЙ рәв. 1. 1) Тулысынча, тулысы белән, тәмам. Безнең әниләр заманында, башта аршын ярымлык калфак иде, өстә үзләре эшләгән күлмәк иде, камзуллары бөтенләй көмеш тәңкә, мәрҗән белән каелып беткән иде. Г.Исхакый. Хәзер исә бу ачу-нәфрәт, бик табигый буларак, минем эчемдә бөтенләй кайный башлады. Ә.Еники. Ә кичен, җиңги пешергән токмачлы ашны ашап җибәргәч, минем эшләр бөтенләй шәбәеп китте. В.Нуруллин

2) Башка төрле, икенчеләй. --- мәрхүмнең «Тормыш дәфтәре» аны бөтенләй үзгә яктан калкытып куя. Г.Бәширов

3) Кабатланмас рәвештә, башкача булмаслык итеп. Аңына килә алмас микәнни?! Бөтенләй китте микәнни инде? М.Маликова

4) бөтенләе форм. Барлыгы, бар булганы. Бөтенләе берничә сүздән гыйбарәт бу рольне кеше аңларлык дәрәҗәдә сөйләтер өчен, безгә мәзкүр артистны шактый газап чиктерергә тугры килде. Ф.Әмирхан

5) бөтенләе белән форм. Тулысынча. Ләкин әсәр, бөтенләе белән шигъри, чиста әдәби телдә язылып, хикәяләүче аңлатмаларында шул шигърилекне сакларга омтыла. Д.Заһидуллина

6) к. бөтенләйгә ( 2 мәгъ.). Хәзер инде исән-сау бөтенләй кайтуын көтегез! Ә.Еники

2. кис. мәгъ. 1) Инкяр җөмләләрдә юклык мәгънәсен көчәйтеп, куәтләп килә; һич тә, бер дә, һичнинди, һичбер. Кайвакыт әйләнә-тирәгә күз салам да, шундый кешеләр күп булгач, «чын кеше» диярлекләр бөтенләй күренмәгәч, бик күңелсез дә, моңсу да, әшәке дә булып китә. Г.Бәширов. Ул әле укучыларга бөтенләй билгеле булмаган яисә аз билгеле булган батырларны барлый, аларның язмышларын ачыклый. Р.Миңнуллин. Әмма, Ләйсән очрагач, Рәүф күңелендә күрше кызына бөтенләй урын калмады. М.Маликова

2) Вакытны яки урынны белдергән сүзләр алдында килеп: нәкъ, төгәл шул вакытта, шул урында, дигән мәгънә аңлата. Карасалар, бөтенләй ямь-яшел урман янында гына икән буровойлары. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә