БӨТЕНДӨНЬЯ и. Барлык илләр, дәүләтләр һәм анда яшәгән халык. Шулчак бөтендөнья судьясы, стартка тезелгән спортчыларны, аларның мотоциклларын күзәтә-күзәтә, саф алдыннан йөри башлады. Ф.Баттал. Октябрь фетнәсеннән соң, бөекмәмләкәтчелек идеясе бераз тоныкланып, бөтендөнья революциясе шигаре өстенлек ала. Р.Зәйдулла. Бөтендөнья культурасыннан файдаланучы язучыларның әсәрләре, кагыйдә буларак, киң сулышлы, провинциаль чикләнгәнлектән, тар, вак темалылыктан азат була. Идел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тәмәке тартудан дөньяда ел саен 5 миллион кеше үлә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә