БӨТЕНӘЮ ф. 1) Тулы, бөтен, эшләнеп беткән хәлгә килү, бер-бөтенгә әйләнү, тулылану. Бу вакыйга тирәсендә характерлар ачыла, кемнекедер формалаша, оеша, бөтенәя, ачыла, кимчелекләр фаш ителә, уңайлары раслана. А.Әхмәдуллин. Яшьлек эзләре буенча хыялларга бирелеп бер йөрсә, күңелләре – тулыланып, җаны – бөтенәеп, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары чак кына язылып китәр сыман иде. М.Хәсәнов

2) Яхшыру, җайлану, җитеш хәлгә килү; җитешкә әйләнү, бөтәю. Кыскасы, чынлабрак акча табасы, вузга кергәнче, ничек тә бер бөтенәеп, яңарып аласы килде. Ә.Еники. Тормышлар бөтенәеп, җайланып кына бара бит әле. Г.Гыйльманов

Бөтенәеп китү Кинәт кенә бөтенәю. Тормыш күркен күреп, күңелеңнең бөтенәеп китүе шулай ук бәхетле мәлләрдән җыеладыр. Г.Хөсәенов. Тәскирә килгәч, тормышлары тагын да җанланып, бөтенәеп китте. Г.Гыйльманов

Бөтенәя бару Бөтен булуга, бөтенлеккә якынлашу, акрынлап бөтенәю. Җыелудагы сәгать [конвейер белән] бер эшче турысыннан икенчесе турысына килеп туктый. Секундлар саны тулуга, тагын сигнал була. Һаман бөтенәя барган сәгать үзенең сәфәрендә дәвам итә. М.Максуд



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә