БӨТЕН с. 1. 1) Башланмаган, тулылыгына зыян килмәгән. Әни, иң элек, ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кылдык. Г.Тукай. Сәхия, сумкасын дыңгычлап тутырганнан соң, кибеткә яңадан кереп, бер бөтен ипи күтәреп чыкты. Ф.Яруллин

2) Ватылмаган, төзек; имин. Тыштан бөтен генә күренгән йорт эченнән әйтерсең көчле җил исеп узган... Ә.Еники

3) Тулы, тулаем (гадәттә күләмне, микъдарны һ.б.ш.ны белдергән сүзләр янында килгәндә). Әмма, ни кызганыч, шуны, утырып, тәртипкә салырга, эшкә кертергә, бөтен бер язма хәленә китерергә вакыт та, мөмкинлек тә таба алмады. Ә.Еники

4) Бар ягы да җитеш, һәр яктан килгән, тәэмин ителгән (тормыш, яшәү шартлары, кием-салым һ.б.ш. турында). Детдомнан килгәннәрнең генә өсте бөтен дә тамагы тук иде. Х.Сарьян. Бөтен йир – тын; бөтен тормыш – бөтен. Г.Исхакый. Тоткыннарның тамаклары тукмы, өсләре бөтенме ---? А.Хәсәнов

5) мат. Вакланмасыз. Бөтен һәм вакланмалы саннар

6) Бер сумлык. Анлар кайсы – сөлге, кайсы – ашъяулык, кайсы әбисеннән калган бөтен тәңкә күтәреп килеп, ишанны шул әйберләр берлә күмәләр. Г.Исхакый

2. и. мәгъ. Патша заманында: бер сумлык металл акча . Нәгыймә (кесәсеннән акчасын алып карап:) Ярый, ярый, хәерле сәфәр булсын. Бөтенне яудырган икән. Г.Камал

3. а. мәгъ. к. бар III. Һава һич селкенмичә, шылт та итмичә, бөтен нәрсәне басып, изеп тик тора. Ә.Еники. Табигатьнең бөтен гүзәллеген җыйган Зур Көек авылы үзенә. Ф.Гыйльфан. Хәер, бөтен яктан да килгән мондый гүзәллектә бары тик гүзәл кешеләр генә яшәргә тиеш кебек. Ф.Бәйрәмова

4. рәв. мәгъ. Бөтен көе, вакламыйча. Бәрәңгене бөтен көе пешерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә