БӨТӘЮ ф. к. бөтенәю. Тормыш бөтәйгәч, йортка хафа килә ул. М.Хәсәнов. Тирә-як авыллар бөтәйгәндә дә, Суркино авылы өйләре әле һаман шул салам түбәле бөкре ызбалар белән тулы булды. Г.Рәхим. Бөтенесе кузгалган, бөтенесенең дә бөтәясе, ямалып-сипләнеп каласы килә. Ф.Хөсни

Бөтәеп калу Билгеле бер хәлләрдән соң бөтәю, тулылану. --- бәгърем бөтенләй бөтәеп калды. А.Хәлим. --- өс-башны юнәтербез әзрәк, бөтәеп калырбыз, – дип, әнисен юатты Мөкәррәмә. М.Әмирханов

Бөтәеп килү Акрынлап, аз-азлап бөтәю. Ул тормышның төрле вакыйга-хәлләреннән көлдерә белә, зиһенне уйната, акылны уйлата торган сатирик хикәяләре белән хәйран итә: --- әсәрләрендә геройның детальләр белән эзлекле тулыланып, бөтәеп килә торган сатирик портреты көлү объектына әверелә. M. Җәләлиева

Бөтәеп китү Кинәт кенә бөтәю. Моңарчы тормышның тишек-тошыгын көч-хәл белән, аннан-моннан гына ямап барган гаилә кәҗә аркасында бөтәеп китте. З.Хөснияр

Бөтәя бару Торган саен ныграк бөтәю. Разил Вәлиев директор булып эшләгән соңгы дәвердә китапханә бинасының, тышкы кыяфәте генә түгел, эчке асылы да күзгә күренеп үзгәрә, бөтәя бара. М.Галиев

Бөтәя төшү Бераз, берникадәр бөтәю. Мәрхүмәнең гомере генә кыскарак булды, тормышлар бөтәя төшкәч кенә китеп барды. Ә.Моталлапов. Уңыш та яхшы булгач, тамак та тугая, өс-баш та бөтәя төште. Л.Гыймадиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә