БӨТӘШҮ ф. 1) Җыерылу, җыелу

2) Кечерәю (мәс., гәүдә турында). Әнисе үлгәннән соң, әтисе бик нык үзгәрде югыйсә, --- гәүдәгә дә шактый бөтәште, чатан аягы тагын да кыскарып, маятлавы көчәйде. Р.Зәйдулла

3) күч. Фикерләү, аң-зиһенне туплый алу сәләте бетү. Аның бөтен аң-зиһене бөтәшеп каткан, көч-егәре ташлап киткән. Г.Гыйльманов

Бөтәшә башлау Акрынлап бөтәшергә тотыну. Күкрәгендәге ярасы ике-өч көннән бөтәшә башлады. Г.Гыйльманов

Бөтәшә бару Торган саен ныграк бөтәшү

Бөтәшә төшү Бераз бөтәшү

Бөтәшеп калу Күпмедер вакыттан яки сәбәптән соң кинәт бөтәшкән хәлгә килү. Бүлек мөдире ачулы үпкә сүзләрен бөтәшеп калган каурыйчының өстенә шактый яудырды. Т.Галиуллин

Бөтәшеп килү Аз-азлап, акрынлап бөтәшү. --- каты әйткән сүзләрегез ярасы ачык иде әле. Хәзер бөтәшеп килә инде. Н.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә