БӨТӘРЛӘ’Ү ф. сөйл. 1. Бөгәрләү, йомарлау. Кәли яулыкларны, бөтәрләп, кесәсенә тыкты. Г.Сабитов 2. рәв. мәгъ. Кинәт, бөтереп алып. Җиргә кара күләгә сикереп төште һәм, «эһ» дигәнче кызны, бөтәрләп, икенче күләгәнең аяк астына ыргытты, арбага сикерде. Ф.Латыйпов Бөтәрли башлау Бөтәрләргә тотыну. Ул көтелмәгән яңалыктан теге реклама гәҗитен бөтәрли башлады. К.Кәримов Бөтәрли төшү Бераз бөтәрләү Бөтәрләп бетерү Нәрсәне дә булса тәмам бөтәрләнгән хәлгә китерү Бөтәрләп салу Көч белән бәреп егу. Сәер сөйләшүче хатынны, эре гәүдәле, кайсыбер ирләрне бөтәрләп салырдай көчкә ия, кырык яшьләр тирәсендәге кеше итеп күз алдына китерде ул. М.Хуҗин Бөтәрләп тору Нәрсәне дә булса әле, хәзерге вакытта бөтәрләү. Төп тимерче аның каршындагы түмәргә утырды, баш киемен салды, беравык, очлым астыннан кия торган мескен бүреген бөтәрләп торды. М.Хәбибуллин |