БӨТӘРЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. бөтәрләү ( 1 мәгъ. )

2) сөйл. Бөгәрләнү, йомарлану, җыерылу. Бөтен тәненең туңганыны күреп, юрганына тагы да бөтәрләнебрәк ятты. Г.Исхакый

3) сөйл. Бөтерелү ( 2 мәгъ.)

4) күч. сөйл. Ялагайлык, куштанлык, ярарга тырышканлык күрсәтү. Бөтәрләнә [немец] Безгә килгәч, нәкъ песи күк, әй бөтәрләнә. М.Җәлил

Бөтәрләнә төшү Бераз бөтәрләнү. Рәшидә, кулларын кушырып, шулар өстенә битен салып, бөтәрләнә төшеп, тыныч кына йоклый иде... Ә.Еники

Бөтәрләнеп бетү Тулысынча, бөтенләй бөтәрләнгән хәлгә килү. Даут сумка төбеннән бөтәрләнеп беткән кәгазь кисәге табып алды. Ф.Яруллин. Батыр чыккан Мансур, бөтәрләнеп беткән сөлгесен күтәрде дә, цирк көрәшчеләре кебек, әле – бер якка, әле икенче якка карап баш иде, елмаеп җибәрде. Н.Фәттах

Бөтәрләнеп калу Ниндидер вакыттан, сәбәптән соң бөтәрләнгән хәлгә килү

Бөтәрләнеп килү Үзеннән-үзе бөтәрләнгән хәлгә килү. Икенче көнне, яңа төкне алып, Гыйфрит таш бастырып карап та турайта алмый, ташларны алгач, йон бөтәрләнеп килә. Р.Батулла

Бөтәрләнеп тору Әле, хәзерге вакытта бөтәрләнгән булу. Аларның [тауларның] түбәләре киңәя һәм бөтәрләнеп торган ак бүрек сыман хәлгә килә. Дөньяда ниләр бар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә