БӨРШӘЮ ф. 1) к. бөрешү ( 3 5 мәгъ.). Бөршәеп кенә утырган Зәки күз алдында турая, йөзенә, кыланышына кыюлык керә башлады, тавышы шәбәйгәннән-шәбәйде. Ә.Әминев

2) Гәүдәне, аяк-кулны җыеп йомарлану. Сызлануыңны җиңә алмасаң, аңа күнегергә тырыш, дигән борынгы кагыйдәне хәтерләп, бөршәеп кенә ятты, тын алуын сирәкләтте. Б.Рафиков

Бөршәеп бетү Тәмам бөршәйгән хәлгә килү. [Нәҗип] --- иң соңгы акчасын мәрхәмәтсез язмыш хәер сорашырга куган ананың бөршәеп беткән учына салды. А.Гыйләҗев

Бөршәеп калу Нинди дә булса берәр сәбәптән соң бөршәйгән хәлгә килү. --- атнага якын хастаханәдә яткырып, эчен ак, сары, яшькелт дару төймәләре белән дыңгычлап тутырып, беләкләрен, ябыккач бөршәеп калган артын төрле зурлыктагы инәләр белән тишкәләп бетергәч, Нәҗипне чыгарып җибәрделәр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә