БӨРЧЕКЛЕ с. Бөрчекләре, бөрчеге ( 1, 2 мәгъ.) булган, бөрчек ( 2 мәгъ.) төшкән. Мамык карлар ява, бөтен җиһан шушы өстән иңүче ак бөрчекле чуар пәрдә артында калган. Ф.Садриев. Кыз бүген ак якалы, ак бөрчекле зәңгәр күлмәктән. Р.Хәбибуллина. Артка җибәреп бәйләнгән зәңгәр бөрчекле ак яулыгы белән маңгае өстеннән узган киң зәңгәр тасма, кыйгачланып, чигәсенә үк сузылган ---. Г.Бәширов |