БӨРЧЕК и. 1. 1) Әйбер өслегендәге тимгел; эз; төртке. Хәлимнең бөтен тәнен, сызамык чыккан шикелле, кызыл бөрчекләр каплап алган. Г.Гыйльманов 2) Берәр нәрсәнең өслегенә төшкән, башка төстәге, түгәрәк рәвешендәге бизәк. Ул ак өстенә кара бөрчек төшкән күлмәгенең бәйләвечле изүен чиште. Г.Галиев. [Сапсан] Гәүдәсенең аскы ягы ачык төстә, күкрәгендә һәм корсагында кара бөрчекләр бар, баш, арка һәм канатларының өсте – кара көрән. Кызыклар дөньясында 3) Вак кына тир, яшь бөртеге. Хәмитнең битенә, маңгаена тир бөрчекләре тибеп чыкты. К.Нәҗми 2. рәв. мәгъ. Аз гына. Бөрчек тә май чыкмады. М.Кәрим |