БӨРҮ ф. 1) Тигез җыерчыклар, сырлар ясап тегү. Степан – билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт. Ә.Фәйзи

2) Түгәрәкләп җыеру, кысу (иреннәрне), йому (авызны). Помидорын кабамы, кыярын авыз итәме – Руфинә, кызыл иреннәрен матур итеп бөреп, соклануын белдерде: «Шундый тәмле!» Ф.Садриев. Әнинең йөзендә елмаюның әсәре дә юк, авызын бөргән. К.Миңлебаев. Авызын матур итеп бөреп, озак итеп һава сулагач, Лохмачев дәвам итте: – Сер сыяр кеше икәнлегеңне белгәнгә күрә генә сөйлим. М.Юныс

3) Авыз эчен җыеру, бөрештерү (кайбер җимеш, яшелчәләрне ашаганнан соң)

4) күч. сөйл. Талымсыз ашау. Авызы зур – бөрер, күзе зур – сөрер. Мәкаль

Бөрә башлау Бөрергә тотыну. Әхнәф пилмән камырына савыттан калак белән фарш алып салды да бөрә башлады. Ф.Садриев

Бөрә төшү Бераз бөрү; тагын да ныграк бөрү

Бөреп алу 1) Тиз генә бөрү

2) күч. сөйл. Нык итеп ачулану, тиргәү. – Газетага нигә алдап яздың? – дип, аны бөреп алдым. М.Сәлим. – Син үзең бозауга охшагансың, – дип, бөреп алдылар әлеге малайны. Ф.Яруллин

Бөреп ату Тиз генә, аннан-моннан бөрү

Бөреп бетерү 1) Тулысынча, беткәнче бөрү. --- көтеп тор, энем, менә шушы бәлешемне генә бөреп бетерим, – диде ул, мич тирәсендә бөтерелеп. Г.Гомәр

2) Бик күп бөрмәләр ясау

Бөреп җиткерү Тиешенчә бөрү

Бөреп йөрү Һәрвакыт бөргән булу. Менә мин авызымны, бәләкәй итеп күрсәтер өчен, бөреп йөрмим. Т.Миңнуллин

Бөреп кую Бөрелгән хәлгә китерү. – Дуслар, – диде Җәвидә үрсәләнеп, һәм иреннәрен бөреп куйды. Р.Айзатуллин

Бөреп ташлау 1) Тиз арада бөрү

2) күч. сөйл. Кыйнау. – Онытма, мин – Әлки сабан туенда көрәшкән Хафиз ( җиңен сызгана башлый). Хәзер моннан чыгып китсәң – китәсең, булмаса, бөрәм дә ташлыйм. Н.Исәнбәт

Бөреп чыгу Тулысынча бөрү; башыннан ахырына кадәр бөрү. Табикмәк камыры өстенә төйгән бәрәңге катлавын юка гына итеп җәеп чыккач, камырны кырыйдан җыеп, хатын-кыз бармагы гына булдыра ала торган хәрәкәтләр белән, пәрәмәч кырыен бөреп чыгасы. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә