БӨРТЕКЛЕ с. 1. 1) Бөртеге ( 1 мәгъ.) яки бөртекләре булган, бөртекләрдән торган. Салкын яңгырлар да бөртекле кар булып ява башлады. Х.Камалов. Кыр кары каты бөртекле ком шикелле була, ә бу – ефәк кар, йомшак. А.Гыйләҗев. Чәче артык калын түгел, юка, тере вә эре бөртекле. А.Гыйләҗев 2) бот. Бөртек ( 2 мәгъ.) бирә торган (ашлык, кыяклы үсемлекләр турында). Без бит әле хәзер бөртекле ашлыкның гектарыннан 12–13 центнер уңыш алсак, шуның белән канәгать булабыз, мактанабыз. М.Әмир 3) күч. сөйл. Бик аз, санаулы 2. бөртеклеләр и. мәгъ. бот. Орлыкларыннан он, фураж әзерләнә торган кыяклы үсемлекләр (бодай, арыш, дөге, арпа, солы һ.б.) |