БӨРТЕКЛӘ’Ү ф. 1. Бөртекләргә аеру, бөртек-бөртек алып чүпләү 2. бөртекләп рәв. мәгъ. 1) Берәмләп, ләкин бик күп көч, тырышлык куеп. Татарстан дәүләт музее хезмәткәрләре әлеге шәхес белән бәйле булган истәлекләрне, чыганакларны бөртекләп җыялар һәм җентекләп өйрәнәләр. Л.Кариева. – Бөртекләп җыйган малымны төяп кит! Оятсыз! – дип, тамак ярып кычкыра үзе. М.Маликова. Үткәнен шулай бөртекләп саклый алган халык – җиргә нык яшәргә килгән халыктыр инде ул. М.Галиев 2) Җентекләп, бөтен ваклыкларына игътибар итеп. Сорауларның барысына да Лиза алай бөртекләп җавап бирмәде. С.Сөләйманова. Комиссия бөртекләп җыя бит ул, мыскаллап. Г.Бәширов. Болай бөртекләп сайлауның нигә кирәген син үзең дә беләсең бит, Сәйфи абый. Г.Бәширов. Юлның озын, авыр буласын белә Хәлим. Шуңа күрә дә җентекләп, бөртекләп әзерләнде. Г.Гыйльманов 3) Аз-азлап; акрын гына. Аның кул яссуы калынлыгы уңдырышлы туфрагы миллион еллар буена бөртекләп җыела. С.Поварисов. Яңгыр һаман бер көе, бик вак бөртекләп кенә явып тора. Ш.Камал Бөртекләп алу Тиз генә бөртекләү Бөртекләп кую Алдан ук бөртекләргә аеру Бөртекләп тору 1) Әле, хәзерге вакытта бөртекләү 2) күч. Нәрсәне дә булса нечкәләп эшләү; һәрьяклап җентекләп уйлау. --- яшь-җилбәзәк бөтенесен уйлап җиткерми, ишкә куш килү-килмәвен бөртекләп тормый. Р.Кәрами 3) күч. Сак, экономияле булу, һәрнәрсәне исәптә тоту, урынлы файдалану Бөртекләп чыгу Башыннан ахырына кадәр бөртекләү |