БӨРТЕК и. 1) Сибелә, чәчелә торган вак нәрсәләрнең берсе, бер данәсе, берәмлеге. Я берәр шакмак шикәр, я дүрт-биш бөртек йөзем җимеше, я прәннек валчыгы, я кипкән шомырт, я куырылган борчак була. М.Кәрим. Мин, бер-ике бөртек миләш кабып, көч-хәлгә чәйни башладым. Г.Галиев. Тузан бөртеге дә кунарга өлгермәгән ап-ак яулыгын көненә өчәр алыштырып, дәү әнием соңгы вакытларда төшемә бигрәк еш керә. М.Авзалова. Гап-гади кар бөртегенең дә, һәр җан иясенеке кебек, үз хыялы, үз омтылышы бар. Г.Гыйльман // Вак, бик нечкә, озынча нәрсәләрнең бер данәсе. --- карчыкның чәч бөртеге саен алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асылташлар – туп-тулы! Әкият. Ул, печән бөртеге алып, йөзен сыта-сыта, тешен казырга кереште. М.Шәрифуллин // Вак, кечкенә тамчы . Талия әкрен генә кулын кыймылдатты, күзләреннән ике бөртек яшь агып чыгып, ябык яңаклары буйлап тәгәрәде. Г.Әпсәләмов. Кемдер сине ак мамыкка тиңли, Ябалакка охшаталар хәтта. Кар бөртеге! Р.Габдулла 2) Үсемлек орлыгының бер данәсе. «Бөртек» дибез, ә күз алдына бөтен бер капчык ашлык, бөтен бер келәт, элеватор ашлык килеп баса. И.Низамов. Бөртекләр бодай белән кукуруздан гына алынмый. Биология. Томшыклары --- ярдәмендә, каз үсемлекләрнең сабакларын кисеп ала, ә томшык читендәге киртләчләре белән бөртекләрне эләктерә. Зоология 3) Ашлык, икмәк. Бөртекләр өй түренә җыелган кояш җылысында көн эчендә кибә. К.Кәрам. Каршымда әниемнең ачка кибеккән, --- хәлсезләнүдән җилдә селкенеп торган гәүдәсен күрсәм, тәки, түзмәм, капчык авызын чишеп, аның алъяпкычына берәр кушуч бөртек салырга мәҗбүр булырмын, дип куркам. М.Хәсәнов 4) Санау берәмлеге; данә. --- кечкенә кулына берничә бөртек җир җиләге учлаган. Ә.Еники. Нәфисәбез, ут эченә кереп, берүзе дүрт бөртек җанны алып чыкты бит. Г.Гыйльманов. Унике бөртек энҗе – Берсеннән-берсе чибәр. Сөләйман. Без дүрт бөртек дус идек. Н.Гыйматдинова 5) Нәрсәне булса да азайтып, кечерәйтеп күрсәтә торган нумератив сүз. Бер бөртек хатирә, бер мизгел гомер, гөлт итеп кенә булса да кабынып алган берәр күренеш, манзара булсын иде дә бит... Г.Гыйльманов. Бер бөртек ярма белән ботка пешермә син! Ә.Фәйзи. Әмма өч бөртек кеше нишләсен? С.Зыятдинова 2. с. мәгъ. к. бөртекле ( 1 мәгъ.) . «Такта чәем, якты чыраем» иде шул бу, тегендәге кебек «бөртек чәем, төртеп эчерәем» түгел иде! Ә.Фәйзи 3. рәв. мәгъ. Әз генә дә; бер дә. Курчак бөртек тә курыкмады йөнтәс маэмайдан. Ф.Шәфигуллин. Бөртек тә туңмадым. Г.Мөхәммәтшин. – Аннары син үзең, – диде ул... – Син бит бөртек тә үзгәрмәгәнсең, чистармагансың. Г.Әпсәләмов |