БӨРМӘЛЕ с. 1) Бөреп тегелгән, бөрмәсе булган . Би хатыны өстендә – бөрмәле итәкле куе яшел төстәге күлмәк ---. М.Хәбибуллин. Петяның өстендә – тузып беткән, бөрмәле көрән кафтан. Г.Гобәй. Аның [Садыйк абзыйның] артында, бөрмәле күлмәк кигән, Пенза шәле ябынган моң гына бер абыстай баскан. Г.Исхакый 2) Бөрелгән, җыерып очлайтылган. Булатовның да, кызларныкыдай бөрмәле иреннәрен җәя төшеп, янымда басып торуын хәтерлим. Р.Төхфәтуллин |