БӨРМӘ и. 1. Бөрелгән, бөреп тегелгән урын (киемнәрдә, янчыкта һ.б.ш.да). Иске чалбарга – яңа бөрмә. Әйтем. Кызы пальтосын ыргытты да, гел әнисенә охшатып, җиңнәрен сызганды, итәген алгы яклап бөрмәсенә кыстырды һәм идән юарга кереште. Ф.Садриев. Яшь чагындагы кебек, озын күлмәк итәген сул яктан ыштан бөрмәсенә кыстырып, ике аягын тезенә хәтле ачып куйды. З.Зәйнуллин. Туйганчы ярганнан һәм ашаганнан соң, буш кул белән кайтмас өчен, итәкләрен бөрмәләренә кыстырып, чикләвекне күлмәк эченә тутырдылар. Ә.Фәйзи 2. с. мәгъ. Бөрмәсе булган, бөреп тегелгән. Аның өстендә – бөрмә билле җилән. З.Бәшири |