БӨРЛЕГӘН и. 1) Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, туры сабаклы, яфраклары өчкә аерылып урнашкан, чәчәкләре ак, җимешләре кызыл төстә була торган үсемлек; русчасы: костяника. Су буенда уңган бөрлегән Былбыл кошлар кунгач бөгелгән. Җыр. Ул безнең яклардагы бөрлегәнне күрсәң син! Ф.Яруллин. Кара җиләк һәм нарат җиләге, кызыл бөрлегән, ландыш, абага һәм плауннар – болар урман үсемлекләре. Биология 2) Шул үсемлекнең аз гына бер-берсенә тоташкан кызыл төстәге әчкелтем сусыл җимеше. Җыеп кырдан бөрлегән Килгән иркәм, бер генәм. М.Җәлил. Кайда соң кып-кызыл бөрлегәннәре белән янып, исерткеч исле колмакларына чорналып утырган әрәмәлек?! Ф.Бәйрәмова. Гомер-гомергә авыл халкы, бигрәк тә хатын-кыз, бала-чага Сөн буена карлыган, кура җиләге, бөрлегән, шомырт, балан җыярга төшә торган иде. И.Абдуллин 3) Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, сабаклары һәм яфрак саплары чәнечкеле, үрмә сабаклы тугай үсемлеге; русчасы: ежевика 4) Шул үсемлекнең ашарга яраклы зәңгәрсу кара төстәге җимеше. Бөрлегән җыеп кайткан көнне төне буе төшләреңә керә. Күзеңне йомдыңмы – күз алдыңда зәңгәрсу бөрлегәннәр. Ф.Яруллин |