БӨРКҮЛЕК и. Эсселек, тынчулык. Әгәр һава булмаса, кешеләр вә хайваннар бөркүлектән үләрләр иде. Г.Тукай. Бөркүлеккә чыдый алмыйча һәм, күрәсең, бүлмәдә үзе генә булудан файдаланып, ул өстендәге калын киемнәрен салып ташлаган ---. Н.Фәттах. Кичә генә бөркүлектән җәфа чиккән чәчкә һәм үләннәрнең күзләре һәм йөзләре тулаем ачылып китеп, һәр тарафка хуш ис тарата, күңелне җилкендерә. А.Хәлим. Кояшка караган бүлмәләрдә тын алгысыз эссе, күксел ефәк пәрдәләр бөркүлекне тагын да арттыра шикелле. М.Маликова |