БӨРКҮЛӘНҮ ф. Бөркүгә II әйләнү. Үзләрен үзләре өрдереп суытса да, тәүлекләр буе эшләп торгач, электромоторларның тәне җылына, һәм кизү торучы агайларның эш урыны бөркүләнә. К.Кәримов Бөркүләнә бару Торган саен ныграк бөркүләнү Бөркүләнә башлау Бөркүлек барлыкка килү. Һава монда да --- шактый гына җылына, бөркүләнә башлаган түгелме? А.Хәлим Бөркүләнә төшү Бераз бөркүләнү. Кояш шактый күтәрелде, һава да бөркүләнә төште. М.Шабай Бөркүләнеп килү Акрынлап бөркүләнү. Һава бөркүләнеп килә иде. Г.Бәширов Бөркүләнеп китү Кинәт бөркүләнү. Өй эче бик бөркүләнеп китте. И.Гази. Баскычка чыгыйк булмаса, бик бөркүләнеп китте. Г.Мөхәммәтшин |