БӨРКҮ II с. 1. Тынчу, дымлы эссе, сулыш алырга авыр булган. Кышкы суыктан да әшәкерәк икән ул бөркү эсселек!.. Ә.Еники // Сулау өчен авыр һавалы. Румын скрипкалары, хатын-кызларның хушбуй исләре, бөркү залның гөрләве нәтиҗәсендә, дулкынланган күңел түрендә тирә-яктан алган тәэссоратның күләгәсе пәйда булды, ул күләгәнең исеме – илһам иде. А.Толстой. Биш ел буе тулай торакның кысан, бөркү һавасыннан йончу гына җитмәгән, саф һавада йокларга тилмер инде син!.. К.Кәрим

2. и. мәгъ. Артык эссе вакыт; суларга авыр һава. Бөркүдә спиртны күп эчкәнгә, шәмнәр дә сүлпән генә яктыртканга, шәфкать туташлары хәйран чибәр булып күренәләр. А.Толстой



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә