БӨРКҮ I ф. 1) Вак тамчылар белән чәчрәтеп сибү . [Ул] Бизәнеп беткәч, чәченә, түшенә «Ак сирень» хушбуен бөркеде ---. Ә.Еники. Җәүдәт чәчен сыпырып карады, чәче лычма иде аның, әллә кан, әллә су бөркегәннәр. А.Гыйләҗев. Гаҗилә җиңги чәйдән авыз итте... һәм кинәт, тончыгып, авызындагы чәен идәнгә бөректе. М.Мәһдиев. Өстемә пычрак су бөркеделәрмени ---. Сөембикә // Вак тамчылап, сибәләп туктаусыз яву . Көн буенча, төн буенча өскә яңгыр бөркәләр. М.Гафури // Күп итеп чыгарып тору, тарату (газ, пар һ.б.ш. турында). Самавыр пар бөркеп калтыранырга тотынды, казанда шулпа гөбердәп тавыш бирде, бүлмәгә тавык ите исе таралды. А.Гыйләҗев. Казанда пар бөркеп, быкырдап, аш кайный: Тоз каян алырга ул ашка? Ф.Гыйззәтуллина 2) Чәчү, сибү, тарату (нур, яктылык һ.б.ш. турында). Чү, күләгә! Нур бөркегән кояш Кергән кебек булды болытка. Ф.Кәрим 3) Аңкыту. Хуш ис бөрки гөлләр. Ә.Ерикәй. Урак урыр вакыт тагын җитте, Җилләр бөрки арыш исләрен. Ә.Ерикәй 4) күч. Сизелеп, беленеп тору, биләп алу . Нәфрәт уты бөркеп сулыш ала Я, онытылып, кинәт тынсыз кала, Көтә халык хөкем карарын. Ф.Кәрим Бөркеп алу Кыска вакыт, аз гына бөркү. Юкәләр күләгәсендә калган яшел сукмак, салкын су бөркеп алгандай, җетеләнеп китте. Г.Вәлиева. Күз алмалары, инде туар кояшка әйләнеп, нур бөркеп алдылар. Рифә Рахман Бөркеп бетерү 1) Барысын да, ахырга хәтле бөркү 2) Чамадан тыш күп бөркү Бөркеп җибәрү Кинәт бөрки башлау. Бакчаларына оялаган кошчык әнисе киткәннән соң күңелдә туган салкынлыкка җылы нурлар бөркеп җибәргәндәй итте. Ф.Яруллин. «Бу тере су башка мөселманнар өчен дә булырга тиеш, улым...» Шулай диде дә әтисе шешәдәге соңгы тере суны җирдә яткан мәетләр өстенә бөркеп җибәрде... Ф.Бәйрәмова Бөркеп йөрү Әле, хәзерге вакытта төрле урыннарга, һәрберсенә бөркү; су бөркү белән мәшгуль булу. Сәкинә, авызына кабып, чәчәкләр өстенә су бөркеп йөри. Р.Батулла Бөркеп тору 1) Бертуктаусыз, һәрвакыт бөркү. Туып-үскән нигезендә иман нуры бөркеп торган әти-әнисе бар бит әле. К.Кәримов. Урак өсте челләсендә кыр ягының кайнар җилләрен ышыкларлык бакчалар да, салкын җиләс җил бөркеп торган дымлы һавалы урманнар да юк иде якын-тирәдә. А.Гыйләҗев. Мичтә пешергәндә, ит өстенә су бөркеп торырга тырышыгыз. Акчарлак 2) Әле, сөйләп торганда, күз алдында бөркү. Аның ап-ак йөзенә үлек төсләре кергән, ә карашлары караңгылык, салкынлык бөркеп тора. Г.Гыйльманов. Үзеннән әллә нинди дәрт бөркеп тора. Г.Бәширов Бөркеп утыру к. бөркеп тору ( 2 мәгъ.). [Ул] Авызыннан сулар килсә дә, пар бөркеп утыручы өчпочмакларны этеп җибәргәләде... Ф.Яруллин Бөркеп чыгу 1) Һәрберсенә бер-бер артлы бөркү 2) Басым белән бөркелү, атылып тору. Тау битендәге таш араларыннан чишмә бөркеп чыга. Р.Хәйретдинова Бөркеп яту к. бөркеп тору ( 2 мәгъ.). Юллар, кырлар монда бүтәнчә иде, сөрелгән, чәчелгән җирләр, күз явын алып, пар бөркеп яталар. А.Гыйләҗев |