БӨРКЕТ и. зоол. 1. 1) Карчыга кошлар семьялыгыннан, киң канатлы, кәкре томшыклы, канат колачы зур булган эре ерткыч кош; сәмруг кош; русчасы: беркут, орёл. Бөркет биектән курыкмас. Мәкаль. Булды пәйда әллә кайдан бер зур бөркет, Җил-җил иткән канатларын селкеп-селкеп. Г.Тукай 2) күч. Кыю, куркусыз, йөрәкле кеше. Аның каравы, син – хәзер бөркет. Ә.Мушинский. – Тылда озак ятмассыз, бөркетләр! – диде ул, тигез сафларны карап узганда. Ш.Рәкыйпов. Менә нинди бөркет ул безнең Сибгат! Таныш өянкеләр 2. 1) с. мәгъ. Үткен, очлы. Яшь, бөркет күз иңбаштагы яраны, кан тапларын күреп ала. Т.Галиуллин 2) Бераз бөкресе булган. Бөркет борыныннан гына шәйләдем. К.Миңлебаев |