БӨРКӘҮЛЕ с. 1) Бөркәве булган; бөркәнгән; өсте, ян-яклары ябулы. Һади клубның яңа тактадан эшләнеп куелган бөркәүле баскычы төбенә килеп җитте. М.Хәсәнов. Тагы да бер айдан бөркәүле ак машина туктады аларның өй алларына. Т.Гарипова. Башы бөркәүле, өстендә – аяк йөзенә төшеп торырлык итеп тегелгән озын, авыр күлмәк. М.Әмирханов. Яралыларны, бөркәүле кузовларга төяп, кайсын кая ташырга керештеләр. Х.Камалов 2) Бөркәү астында булган. Бөркәүле ашлык |